Татарстанда бер ир-ат өстенә түбәдән кар төшкән

Татарстанда яшәүче бер кеше өстенә шәхси йорт түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Фаҗигага юлыккан ир-атка 60 яшь.

Бу хакта бүген иртәнге сәгать унда 112 хезмәтенә хәбәр килгән. Һәлакәт шаһитлары Казан янындагы Киндери бистәсенең Станция урамында урнашкан йорт түбәсеннән ир-ат өстенә кар ишелеп төшүе турында хәбәр иткән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Урынга коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Табиблар ир-атның үлемен теркәгән.


Фикер өстәү