Төркиягә авиарейсларның яңартылу мөмкинлеген карыйлар

Инде май бәйрәмнәрендә үк Төркиягә самолетлар оча башларга мөмкин. “Ростуризм” башлыгы Зарина Догузова үзенең телеграм-каналында шундый фикер җиткергән.

Ул алдагы көнне Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсой белән телефон аша бүгенге хәлләр буенча фикер алышкан.
“Туристлык сезонына шартлар тудыру һәм апрель ае дәвамында май бәйрәмнәренә акрынлап кына самолет рейсларын торгызу буенча эшлибез”, – дип язган Догузова.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Төркия Россиягә каршы Көнбатыш санкцияләренә кушылудан баш тартты. Ул гына да түгел, республика президенты Рәҗәп Тайип Ирдоган Төркия һәм Россия Федерациясенең туристлык өлкәсендә үзләренең валютасындагы исәп-хисапларны арттырырга теләве турында белдерде.


Фикер өстәү