Татарстанда яшәүчеләрнең ДНР һәм ЛНР халкына җыйган ярдәме Кырымга барып җитте

Премьер-министр урынбасары – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкчелегендә республика делегациясе Кырымга Донецк һәм Луганск республикаларында яшәүчеләр өчен 20 тоннадан артыграк гуманитар ярдәмне китереп җиткерде. Гуманитар йөкне, Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы ярдәмендә, Оборона министрлыгы самолетында алып барганган.

Ярдәм, мохтаҗларга өләшү өчен, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренә тапшырылган. Асылда азык-төлектән һәм беренче чиратта кирәкле товарлардан торган гуманитар ярдәм өч шәһәрдә – Казанда, Чаллы һәм Әлмәттә җыелган.

Исегезгә төшерәбез: Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 23-24 мартта Севастопольгә 65 тонна гуманитар йөк илтеп тапшырган иде инде. Ул чагында ярдәмне өч район – Актаныш, Алексеевск һәм Тәтеш җыеп бирде. Ул вакытта да йөкне Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы ярдәмендә, Оборона министрлыгы авиациясе китерде.


Фикер өстәү