Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзуллин белән ТКХ һәм төзелешкә ярдәм чаралары хакында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән Россия Дәүләт Советының алда торган киңәйтелгән утырышына әзерлек хакында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Иртәнге шәхси очрашудан соң, яклар киңәйтелгән составта Россия Дәүләт Советының Төзелеш, ТКХ һәм шәһәр мохите комиссиясе тармакка ярдәм күрсәтү уңаеннан әзерли торган тәкъдимнәр хакында фикер алышты. Әлеге комиссияне Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

«Аерым алганда, торак төзелеше, төзекләндерү һәм коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсендәге ярдәм чаралары хакында сүз барды», — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү