Марат Әхмәтов: Яшелчәләр җитештерүдә үзгәреш булсын өчен программа эшләргә кирәк

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республика үзен яшелчә һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин итсен өчен махсус программа эшләргә тәкъдим итте. 

«Яшелчәчелек һәм бәрәңге проблемасына тәнкыйть белән карарга кирәк. Якындагы ике-өч елда технологик борылыш, бәрәңге һәм яшелчә җитештерү һәм саклауда үзгәреш булсын өчен, республикада бер килограмм бәрәңгене 50 сумнан сатып алмас өчен программа эшләргә кирәктер. Безне климат зонасында яшелчәләрнең шундый бәядән сатылуы матур күренеш түгел», — диде депутат ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

2021 елда корылык булуга карамастан, Татарстанның агросәнәгать комплексы үсә бара, инвестицион активлык кимеми, диде Марат Әхмәтов. «Авыл хуҗалыгы предприятиеләре 14 млрд сумга техника гына сатып алган, параллель рәвештә терлекчелек объектларын төзү һәм реконструкцияләү бара», — диде ул.

Парламентарий сүзләренчә, «агросәнәгать комплексының ныклы запасы» 2021 елның авыр чорын үтәргә һәм язгы кыр эшләренә шактый уңышлы әзерләнергә мөмкинлек бирде.

«Әйе, ашламалар узган елга караганда бераз кимрәк, ләкин корылык елы ашламаларының калган өлеше бу ел уңышына «эшләячәк». Кышкы чорның көчле явым-төшемнәре туфракка сеңәчәк. Шулай булгач, ел яхшы булыр дип өметләнәбез», — диде ул.

 


Фикер өстәү