Үләнче Гөлчирә Нәҗметдинова: «Каен суын бер яшькә кадәрге балаларга эчертергә ярамый»

Халык язгы табигать витаминын – каен суын җыеп калырга ашыга. Нәкъ менә апрельдә, бөреләр уянганчы алып калырга кирәк аны. Сихәтле суны агачка зыян китермәслек итеп ничек җыярга һәм ничек сакларга? Моның серләрен табигатьнең сихәтле байлыклары турында мең дә берне белүче – Арча районы Наласа авылында яшәүче Гөлчирә Нәҗметдиновадан белештек.

– Гөлчирә ханым, бу эшне ничегрәк башкарсаң дөресрәк булыр?

– Мин үзем каен суын җыюны байтактан оныкларыма тапшырдым инде. Аларга болайрак өйрәттем. Агач кәүсәсен җирдән 20–40 см чамасы биеклектә борау белән тишеп, уентыкка юка көпшә урнаштырабыз һәм кәүсәгә бер литр – литр ярымлы пластик шешә бәйләп куябыз. Савыт тулгач, уентыкны томалау – шәм балавызы (шәмне яндырып) яки бакча сумаласы сылап калдыру шарт, юкса агач корырга мөмкин.  Белүемчә, агачның төньякка карап торган ягында суы күбрәк була. Бер каен уртача 3 литр су бирә. Агачның бик яшь тә, карт та түгелен – кәүсәсенең диаметры 20–50 см чамасы булганын сайлап алу әйбәт.

– Сихәтен җуймыйча, ничек сакларга икәнен дә әйтеп үтсәгез иде.

– Суыткычта да ике тәүлектән артык саклап булмый – әчи башлый. Суны катырып куярга мөмкин. Бөтнек, шалфей, мәтрүшкә ише дару үләннәре салып катырсаң, тагын да әйбәтрәк. Каен суы бу очракта ярты ел чамасы үзлеген югалтмыйча диярлек саклана. Шулай ук консервлап куярга, аннан витаминлы куас ясарга да мөмкин.

– Каен суының шифасы нидән гыйбарәт? Ул нинди авырулардан котылырга ярдәм итә?

– Ул фруктозага, минераль матдәләргә, төрле микроэлементлар һәм витаминнарга бай. Өч атна буе көненә берәр стакан каен суы эчү язгы авитаминоздан, хәлсезлектән котылуга ярдәм итә. Фән нигезендә дәлилләнгән бу! Аны ашказаны, уникеилле эчәк, үт куыгы, бронхит авыруларыннан интегүчеләргә, бөердә таш булганда кулланырга киңәш ителә. Тамак шешкәндә, явыз куышлыгы ялкынсынганда тамакны каен суы белән чайкап алу сихәт бирә. Шулай ук бетчәләрдән, экзема, дерматит, псориаз кебек тән тиресе авыруларыннан котылуга, җәрәхәтләрне төзәтүгә ярдәм итә. Ләкин табиблар аны балаларга 1 яшькә кадәр эчертмәскә киңәш итә.

Гөлчирә Нәҗметдинова рецептлары

10 литр каен суын сөзеп, шуңа 3–4 лимон согы сыгып салабыз. 50 грамм чүпрә, 3–4 бөртек йөзем, 40 грамм бал өстәп болгатабыз. Куас 3–4 көннән соң өлгерә. Әзер эчемлекне банкаларга сөзеп тутырабыз һәм салкынча урынга куябыз.

***

Өч литрлы пыяла банкага 2,5 литр каен суы тутырабыз. Шуңа 50шәр грамм йөзем һәм каһвә бөртекләре (кыздырып), ярты стакан шикәр комы, 2–3 кисәк киптерелгән арыш икмәге катысын өстәп, банка авызына резина пирчәткә кидереп куябыз. Пирчәткә башта тулып кабара. Шиңеп төшкәч, куас әзер дигән сүз. Эчемлекне сөзеп, салкынча урынга урнаштырабыз.


Фикер өстәү