«Мегафон» тотылган һәм «торгызылган» телефоннар сата башлаячак, дип яза «Ведомости». Алар оператор сайтында урнаштырылачак. Апрель азагында компания кешеләрнең тотылган смартфоннарын сатып ала башларга җыена.
«Торгызылган» смартфоннар — кибет киштәләрендә үрнәк буларак урнаштырылганнары һәм яңа, әмма төргәкләренә зыян килгән телефоннар. Мондый телефоннар сату хезмәте Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә башланачак.