Җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачакмы? (Казан Кремле аңлатмасы)

Күптән түгел Казанда җәмәгать транспортында йөрү хакын арттырырга җыенулары турында хәбәр пәйда булды. Юл бәясен 36 (акчалата түләгәндә) һәм 31 (карта белән түләгәндә) сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итәләр. Татарстан хакимияте бу җәһәттән нинди фикердә?

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, әлеге мәсьәлә турында тарифлар буенча дәүләт комитеты ачык аңлатма бирергә тиеш.

— Тарифлар буенча дәүләт комитеты ачык аңлатмалар бирергә тиеш, чөнки бу аларның турыдан — туры бурычы, — диде Лилия Галимова. — Без ниндидер хис-кичерешләр нигезендә генә нәтиҗәләр ясый һәм тарифларны кабул итә яки инкарь итә алмыйбыз. Моның өчен җаваплы кешеләр бар, алар бөтен аналитиканы тәкъдим итәргә тиеш. Бу республика халкы мәнфәгатьләренә турыдан-туры кагыла торган мәсьәлә.


Фикер өстәү