Татарстан мәктәпләрендә республика гимнын җырлатырлармы?

Билгеле булганча, 2022 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләрдә һәр уку атнасы Россия гимнын җырлаудан башланачак. Бу хакта Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Татарстанның да үз дәүләт гимны бар. Республика мәктәпләре икесен дә җырлармы? Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовадан шул хакта сораштылар.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан гимнын җырлау карарын мәктәп белән ата-аналар берләшмәсе бергәләп, өстәмә буларак кабул итәргә тиеш. “Гимн җырлау яңа тәкъдим түгел. Мин дә гимнны мәктәптә укыганда өйрәндем. Белем бирү учреждениесе – шуңа күрә белем бирү учреждениесе бит инде ул, анда өстәмә белем-мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелә, – диде бу җәһәттән Лилия Галимова. – Нинди гимнны җырлатырга икәнен тармак министры хәл итә.


Фикер өстәү