Азан әйткәндә эштән туктап тормау – гөнаһмы?

Азан әйткәндә, эштән туктап торырга кушалар. Бу ник алай икән? Тукамасаң, гөнаһмы?

Алия. Балык Бистәсе

Сорауга Саба районының Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирде.

Моның хикмәте бар. Азан вакытында Аллаһы Тәгаләнең бөеклеге, аның барлыгы һәм берлегенә ышану, пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллаһының рәсүле икәнен шәһадәт итү, намазга ашыгу, бәхетсезлектән котылып, бәхеткә омтылу турында сүзләр әйтелә. Мөселман өчен иң мөһим сүзләр яңгырый. Шуңа да, мөмкинлек булганда, туктап тору кирәк. Мәзин: «Хәййә гәләс-саләәһ», – дигәч, «Ләә хәүлә үә ләә ку үәтә илләә билләәһил-галий’йил-газыйм”, ягъни «Һәрбер хәл һәм куәт – олуг Аллаһы Тәгаләдән генә», – дип әйтү хәерле булыр.

Мәзин:  «Хәййә гәләл-фәләәһ», – дигәч, «Мә шә әллаһу кәнә үәмә ләм йәшә ләм йәкүн», ягъни «Аллаһы Тәгалә теләгән эш һич булмый калмас һәм Ул теләмәгән эш һич булмас», – дип әйтү дә дөрес.


Фикер өстәү