Татарстанда сугыш ветераннарының барысы да торак белән тәэмин ителгән

Дәүләт торак фонды 12 ел эчендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлыгы 6114 фатир төзеп тапшырган. Шул исәптән 10сын – узган елда һәм 2 сен – быел. Торак чиратында торган ветераннарның һәммәсе торак белән тәэмин ителгән инде.

Кичә “Салават күпере” микрорайонында берьюлы өч йортка (288 фатир) күченү булды. Ике фатир, дәүләт хисабына, сугыш ветераннарына тапшырылды.

Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Анфиса Павловна Ефимова 37 квадрат метр мәйдандагы бер бүлмәле яңа фатирга күченде. Ире – Алексей Иванович Ефимов 1943-1950 елларда СССР Кораллы Көчләре сафларында булган. 1944 елда 3нче көнбатыш укчылар дивизиясенең 38нче көнбатыш артиллерия полкында хезмәт иткән. 1997 елда вафат булган.

Анфиса Павловнага хәзер 96 яшь. Моңа кадәр ул социаль найм буенча муниципалитет биргән ветераннар йортында яшәгән. Кичә аңа, ниһаять. яңа фатир ачкычы һәм Дәүләт торак фондыннан бүләк – кыска дулкынлы мич тапшырылды.

— Безне кайгыртуы өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтлемен, – диде ул фатир ачкычын кулына алгач.

Анфиса Павловна күршесендә суыш инвалиды улы Рамис Сәлахов яшәячәк. Балачактан инвалид ул. Әтисенең тәрбиясендә яшәгән. Хәзер туендыручысын югалту буенча пенсия ала. Закон буенча, аның да дәүләттән бушлай фатир алуга хокукы бар. Әтисе Гарәфетдин Сәлах улы Сәлахов 1937 елда армиягә чакырылган. 1941-1942 елларда хәрәкәттәге армиянең 283 нче артиллерия пулемет батальонында хезмәт иткән. 1990 елда вафат булган.


Фикер өстәү