Казан бистәсендә чыккан янгынны күреп, бер ир йөрәк өянәгеннән үлеп киткән

Казанның Отар бистәсендә янгын чыккан. Янгын турында хәбәр 101 нче янгын сагы номерына көндезге сәгать икеләр тирәсендә килеп ирешкән.

Бистәнең Приволжская урамындагы ике шәхси йортны ут ялмап алган булган. Янгын сүндерүчеләрне ут чыккан өйләрнең күршеләрендә яшәүчеләр каршы алган. Алар барлык кешеләрнең дә өйләреннән чыгуы турында хәбәр иткән.

Әмма шунда бер ир-атның хәле начарланып киткән. Ул табиблар килгәнче үлгән.  Үлемнең янгынга бәйле булмавы ачыкланган, ир йөрәк өянәгеннән вафат булган.

 


Фикер өстәү