Мәктәпләрдә җәйге каникулның кайчан башланачагы билгеле

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ата-аналарның кызыксынуын исәпкә алып, мәктәпләрдә җәйге каникулның кайчан башланачагын аңлатты.

Беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен соңгы уку көне итеп 24 майны билгеләү тәкъдим ителә. “24 майда Татарстанның барлык мәктәпләрендә тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Чыгарылыш кичәләрен 24 июньнән соң гына үткәрү тәкъдим ителә”, – диелгән ведомство хәбәрендә.

Шулай итеп, беренче сыйныф укучылары 25 майдан ял итә, ә чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшыра башлаячак. Калган барлык сыйныфлар 31 майга кадәр укыячак. 1 июньнән аларның җәйге каникулы башлана.


Фикер өстәү