Владимир Путин белән туры элемтә булачак

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә әзерләнү эше алып барыла да инде, дигән дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта ТАСС яза.

“Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, – дигән ул.
Кремль вәкиле икенче яртыеллыкта Президент юлламасының игълан ителү ихтималы турында сорауга да, әлегә вакыты билгеләнмәгән, дип җавап биргән.


Фикер өстәү