Донецк һәм Луганск халык республикаларына автомобильдә керергә рөхсәт иткәннәр

Россиядә яшәүчеләргә ковидка бәйле рәвештә Донецк һәм Луганск халык республикаларына, шулай ук Грузиягә автомобильдә керүгә чикләүләр алынган. Премьер-министр Михаил Мишустин бу җәһәттән боерыкка кул куйган.

Автомобиль, тимер юл, елга юлы, катнаш юллар аша, шулай ук җәяүләп Россия чиген чыгуга вакытлыча чикләүләр 2020 елның 27 мартында коронавирус пандемиясе башлангач кертелгән иде.
Моңа кадәр Абхазиягә. Көньяк Осетия, Монголия, Казахстан һәм Кытайга карата шундый ук чикләүләр юкка чыгарылды.


Фикер өстәү