Казан зиратында агачка асылган мәет табылган

Казан зиратында агачка асылынган мәет тапканнар. Бу хакта «Татарстан 24»телеканалы хәбәр итә.

Аны 15 майда күрше каберлеккә килүчеләр күреп алган. Алар шунда ук полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар. Мәет текә урында яткан, ә бавы кабердә үскән агачка кадәр сузылган булган. Фаҗига урыныннан ерак түгел спиртлы эчемлек шешәсе табылган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү