Татар теленнән сынау бирүче укучы: «Ничек инде үзем генә?»

Республикада быел 11 нче сыйныф укучылары арасында татар теленнән сынауны нибары бер генә укучы сайлаган. Бу хакта без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белештек. Бердәнбер дигәнебез – Әдилә Шәйхетдинова Балтач районының Норма мәктәбендә белем ала. Мәктәпне быел 16 меңнән артык укучы тәмамлауны исәпкә алсак, Әдилә бүгенге заманның герое була түгелме соң?

– Республикада татар теле сынавын үземнең генә бирүемне белгәч, башта каушап калдым. «Ничек инде үзем генә? Бирә алырмынмы?» дигән сораулар борчыды. Ләкин соңыннан бердәнбер укучы булуым белән горурлана башладым. Алла боерса, югары балларга бирермен дип уйлыйм, – ди Әдилә Шәйхетдинова. – Татар теленнән имтихан тапшырам дигәч, җиңел бит инде ул, кайсы җиренә әзерләнәсең, дип аптырыйлар миңа. Имтихан нинди генә булмасын, аны әзерләнмичә генә тапшырып булмый. Татар теле – җәмгыять, рус теле, математика кебек үк фән. Имтиханнарны сортларга аермыйм. Әйтик, татар теленә әзерләнү өчен көнгә ике-өч сәгать вакытымны бүләм.

Әдилә – Кили авылы кызы. Татар теленә мәхәббәтне аңарда беренче укытучысы Рәйханә Хафизова уяткан. Аннары Норма урта мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Әсәдуллина әлеге кызыксынуны тагын да арттырган.

– Энҗе Васыйл кызы – иң яраткан укытучым. Бик акыллы, тырыш, сабыр. Минем өчен – авторитет. Нәкъ менә ул мине татар телен яратырга өйрәтте. Укытучыларыма бик зур рәхмәтлемен, – ди Әдилә.

Әдиләгә китап җене дә кагылган. Элек төнгә кадәр укыса, хәзер имтиханнарга әзерләнгәч, вакыты аз кала. Тик атнага 2–3 китап укымыйча түзә алмый. Кечкенәдән шигырьләр яза.

– Китап уку мине тынычландыра, уйланырга мәҗбүр итә. Нәкъ менә аны кулга тотып уку бик ошый. Кызыгы, тәме шунда бит. Хәзерге яшьләрне бу шөгыль әллә ни кызыксындырмый. Әмма алар арасында электрон китап укучылар аз димәс идем. Күбрәк фантастика җанрын яраталар, – ди китапка гашыйк кыз.

Укытучысы Энҗе Әсәдуллина да укучысы белән горурлана. Горурланмаслык та түгел, 7 нче сыйныфтан бирле район, республика олимпиадаларында катнашып, призлы урыннарны алып килә, башка бик күп бәйгеләрдә дә көчен сыный. Әдилә бик эзләнүчән, нинди генә биремнәр тапмый да, нинди генә сораулар әзерләми. Кайбер сорауларга җавап бирү өчен, укытучысына да кайчак бик күп эзләнергә туры килә.

– Уку елы башында ук Әдиләм туган телдән Бердәм республика имтиханы тапшырасы килү теләген белдерде. «Нигә кыенсынып кына җиткерәсең бу теләгеңне? Синең бу имтиханны югары балларга бирү мөмкинлегең зур бит, татар теле укытучысы булырга теләвең бары тик соклану хисләре генә уята, мин синең белән горурланам», – дидем, – ди Энже Әсәдуллина. – Ул – бик гади, эчкерсез кыз. Тәнкыйтьне дөрес кабул итә белә. Мин Әдиләдән киләчәктә менә дигән укытучы, үз телен, Ватанын, халкын яратучы ватанпәрвәр шәхес чыгар дип ышанам.

Энже Әсәдуллина укучыларында туган телгә, татар әдәбиятына караш бик уңай дип бәяли. «Балалар бездә саф татарча сөйләшә, иҗат белән шөгыльләнә. Республика, район җитәкчелеге тарафыннан да, балаларның сәләтен үстерү өчен, барлык мөмкинлекләр тудырыла, олимпиада, төрле бәйгеләрдә катнашып, күпме призлар, югары уку йортларына керү өчен баллар да алырга мөмкин. Киләчәктә дә татар теле һәм әдәбияты укытуга игътибар кимемәсен дигән теләктә калам. Шушы дәресләрдә без укучыларда телебезгә, халкыбызның тарихына, гореф-гадәтләренә, гаилә традицияләренә ихтирам, ярату хисләре тәрбиялибез бит», – ди мөгаллимә.

Әдиләнең КФУда татар теле һәм әдәбият, рус теле укытучысы белгечлеге буенча белем аласы килә. Татар теле имтиханы исә укырга керер өчен кирәк.

– Татар телен бик яхшы беләм. Татар теле һәм әдәбиятыннан узган бәйгеләрдә уңыш еш елмая. Быел КФУ үткәргән мәктәп укучылары олимпиадасында призлы урын яуладым. Бу олимпиада укырга кергәндә балл өсти. Кызганыч, калганнары андый мөмкинлек бирми. БДИ – зур сынау. Курку хисе бар, әлбәттә. Әмма мин һәрвакыт яхшыга өметләнәм. Укып бетергәч, татар теленә өстенлек бирәчәкмен, чөнки ул – минем туган телем, аны тагын да тирәнрәк өйрәнәсем килә, – ди Әдилә.

Сүзебез җитди темаларга борыла. «Хәзерге вакытта балаларга туган телне өйрәнү кызык түгел. Шуңа күрә яңа төрле ысуллар уйларга кирәк. Бәлки уеннар аша өйрәтермен. Әлбәттә, ул иске түгел, яңа форма булачак», – ди кыз.

Кызык, туган телне саклау турында ниләр уйлый икән ул? Әдилә әйтүенчә, хәзерге вакытта туган телгә мөнәсәбәт һәр кешедә төрлечә. «Туган телне без сакларга тиеш. Элек-электән әби-бабаларыбыз аны әманәт итеп тапшырган, ә без бу телдә аралашуны киметәбез. Төрле олимпиадалар, конкурслар булып торса, туган телебез онытылмас. Хәзер мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбият дәресләре атнага берәр генә керә. Әлбәттә, бу бик аз. Бер дәрестә генә күп әйбер үтеп булмый. Шуңа күрә, дәресләрнең санын арттырырга кирәк. Саф татар авылларында сабыйларның бер-берсе белән русча сөйләшүе дә күңелле түгел. Белмим, моның сәбәбе мультфильмнарның русча булуында гынамы икән? Хәзер татарчалары да бар бит. Милләтне юк итү өчен, телне һәм динне бетергә кирәк, дип әйткәннәр. Милләтебезнең киләчәге – безнең кулда, – ди милли җанлы Балтач кызы.

 

Быел 9 нчы сыйныфлар арасында туган телдән имтиханны 1371 укучы тапшырган. Шуларның 1263е – татар, 73е – чуаш, 21е – удмурт һәм 14е мари телен сайлаган. Катнашучылар саны буенча Кукмара районы беренче урында санала. Анда 445 укучының 139ы туган телдән имтихан тоткан. Балтач, Чүпрәле, Әлки, Актаныш, Әгерҗе, Сарман, Кайбыч, Әтнә, Саба районы укучыларын да үрнәк итеп китереп була. Тик Апас, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск, Спас, Чирмешән районнарында бер генә укучы да иимтиханга туган телне сайламаган.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү