Соңгы кыңгырау көнне ике укытучы белән чыгарылыш сыйныфта укучы кыз сугышкан

Хокук саклаучылар әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

Приморьеның  Дунай бистәсендә соңгы кыңгырау көнне ике укытучы белән чыгарылыш сыйныф укучысы сугышкан. Бу хакта «Риа Новости» хәбәр итә.

Тарих укытучысы белән чыгарылыш сыйныф укучысы сугышуы турындагы хәбәр  социаль челтәрләрдә таралды. Полициягә 17 яшьлек кызның әнисе гариза язган. Ул кызына җәрәхәтләр ясауда ике укытучыны гаепли.

Соңрак полициягә 36 һәм 35 яшьлек укытучылардан да гариза килеп ирешә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.

«Аерыласы килми, әмма алда безне бөтенләй башка тормыш көтә»: мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлый


Фикер өстәү