Июньнең алдагы 10 көнендә һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Татарстан синоптиклары июньнең беренче декадасында һава торышы климатик нормадан түбәнрәк булачагын хәбәр итә. Фаразлар буенча, алдагы 10 көндә уртача температура 15-16 градус җылы булачак.

2022 елның 1-10 июнендә һава температурасы климатик нормадан (Татарстан буенча норма +16,2˚, Казанда +16,7˚) 0,5 градуска түбәнрәк булыр, дип  искәртә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Элегрәк бүген +25 градуска кадәр җылы булачагы турында хәбәр иткән идек.


Фикер өстәү