Россия нефте: тыяргамы, юкмы?

Европа бердәмлеге илләре соңгы көннәрдә Россиягә каршы санкцияләрнең алтынчы пакетын килештерә алмыйча гаҗизләнде. Алар үз теләкләренә ирешә алсалар, углеводородлар базарында Россиягә урын бик аз калыр һәм Мәскәү, зур табыштан колак кагып, икътисади яктан коточкыч зур югалтулар кичерергә тиеш булыр иде.

Вәләкин Россия нефте Көнбатышның үзе өчен дә бик кирәк һәм аңа эмбарго кертергә тырышу бәяләрнең яңа күтәрелеше нәтиҗәсендә санкцияләр астындагы ил казнасына валюта яңгыры гына яудыра. Шулай да дүшәмбе көнне Евросоюз бик авырлык белән булса да өлешчә тыюларны раслый алды. Моннан соң диңгез портлары аша «кара алтын» озатуга рөхсәт юк, ә нефть үткәргеч торбалар аша әлегә кудырып була. Бу очракта да нефтьне нигездә Венгрия генә алырга тиеш. Башка илләр ел ахырына кадәр Себердән килгән җир маеннан арынырга ниятлиләр. Әлегә кем отуын, кем оттыруын әйтү кыен. Эмбарго нәтиҗәсендә «кара алтын»га бәяләрнең 150 долларга кадәр үсешен фаразлыйлар. Дүшәмбедә үк баррель 120 долларлык чикне узып китте. Әмма мәсьәлә алай бик гади үк түгел. Нефть бәясенең рекордлы үсеше моңарчы гел глобаль кризиска этәргеч бирә һәм ахыр чиктә бәяләр кискен түбәнгә тәгәриләр иде. Ләкин хәзер бик күп акча басылды, шуңа күрә бәяләрне фаразлау кыен. Шулай да аларны түбәнгә ыргытырга мөмкин булган берничә фактор бар. Бердән, Көнбатыш эзлекле рәвештә Якын Көнчыгышның «кара алтын» державаларына басым ясый. Согуд Гарәбстанына, мәсәлән, ярыйсы гына бонуслар вәгъдә итәләр. Хәтта утраулар белән бүләкләү вәгъдәсе дә бар. Гарәпләрнең исә нефть чыгаруны кискен арттырырга мөмкинлекләре җитәрлек. Икенчедән, югары нефть бәясеннән башка да рецессия мәйданга чыгып килә. Хәзер Европада да аның билгеләре күренә башлады.

Кытай – ягулык бәяләрен югарыга этүче төп локомотив – үсешенең югары ноктасына җитеп, түбәнгә таба юл тота. 1961 елдан соң беренче тапкыр 2022 ел нәтиҗәләре буенча ул илдә халык саны кими башлар дип көтелә. Аларның демографик упкыннан чыгарлык җайлары юк, чөнки коммунистлар алып барган «бер гаилә – бер бала» дигән юләр сәясәт нәтиҗәсендә бала табарлык хатыннар дефицитта. Кытай икътисады исә кулланучылар саны артуга нигезләнгән.

Өченчедән, Көнбатышта бушлай кредит өләшү сәясәтен туктатырга җыеналар. Европа Үзәк банкы төп ставканы күтәрергә тели. Төп ставканы күтәрү моңарчы һәрвакытта да фонд базарының җимерелүенә һәм глобаль кризиска китерде. Фонд базары аннан башка да икеләтелгән сальто ясап, түбәнгә оча инде. Акча югалткан инвесторлар, ачыргыланып, көтелмәгән адымнарга баралар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, криптовалюталар буенча белгеч киңәшен тотып, 30 миллион доллар югалткан 6 инвестор «киңәшче»нең өенә бәреп керделәр, югалткан акчасын кайтарып бирүне таләп иттеләр. Билгеле инде, хәсрәт белгечнең миллионнары табылмаган, компенсация өчен бары тик 200 мең долларын, кыйммәтле сәгатен һәм ювелир эшләнмәләрен генә талап чыгып киткәннәр. Бай каракларны суд 6 ай төрмәгә хөкем иткән. Менә шундый гасабиланулар саны киләчәктә геометрик прогрессия тәртибендә артачак. Шулай булгач, якындагы бер еллык горизонтта углеводородлар бәясе белән ниләр булыр, үзегез уйлап карагыз.

                                               Рәшит Фәтхрахманов 


Фикер өстәү