Шаурманы курыкмыйча ашарга ярыймы?

Шаурма  «чыгышы» белән – Ливаннан. Камырга төрелгән ит һәм яшелчә кайчандыр анда кунак сые, иң затлы ризык булып саналган. Россиягә ул узган гасырның 80 нче елларында килеп керде. Шуннан бирле бездә шаурманың файдасы-зыяны турында бәхәсләрнең тынып торганы юк. Сәбәбе аңлашыла: бу ризык башлыча урам ларекларында – «шаурмичка»ларда сатыла. Ә анда төрле хәлләр булырга мөмкин…

Табиблар мактый

Диетологлар әйтүенчә, шаурма – файдалы ризык. Итендә аксым күп, яшелчәсе – клетчатка һәм витаминнар чыганагы, ә соусы белән ләвәше – тиз эшкәртелә торган углеводлар. Болар, тамакны туйдырып, асылда көн дәвамына җитәрлек көч-энергия бирә. Шуңа күрә шаурма – спортчыларның яраткан ризыгы да. Табиблар, шуны истә тотып, физик көч куеп эшләүчеләргә аны даими ашарга киңәш итә хәтта.

Кайда сатыла?

Ләкин әлеге күпләр яратып ашый торган ризык еш кына кайбер күңелсезлекләргә дә сәбәп булырга мөмкин. Иң элек шаурманың кайда сатылуына игътибар итәргә кирәк. «Куркыныч» урыннар – метро станцияләре, вокзал һәм базарлар. Халык күп йөри торган җирләрдә, экономияләү өчен, майлы ит (бер порциягә 120 грамм чамасы май) кулланалар. Ә мондый шаурманың ашкайнату органнарына «бәрүен» көт тә тор! Даими кулланганда, симерүгә китерергә һәм эчәкләрдә төрле авырулар китереп чыгарырга да мөмкин. Вокзал, базар тирәсендәге лареклардагы  пешекчеләр  кетчуп белән майонезны кызганмый. Әлбәттә инде, иң арзанлысын, составында тозы күп булганын күп итеп салалар. Бу продуктлар, организмда сыеклыкны тоткарлап, кан басымын күтәрә. Шуны истә тотыгыз: санитария кагыйдәләре санга сугылмаган ноктадан сатып алынган шаурма ашказанына «бәрү» генә түгел, хәтта йогышлы авырулар дә «бүләк итәргә» мөмкин.

Составын кара

Әлбәттә инде, шаурманың составына игътибар бирми калмагыз. Аны әзерләүдә майсыз ит – сыер, тавык яки күркә ите кулланылырга тиеш. Мондый иттә зарарлы майлар юк, аның каравы А, В, Е витаминнары һәм протеин күп. Көнчыгыш традицияләре буенча, шаурманың эчлеге сарык итеннән торырга тиеш. Алдан маринадланган ит катламнарын таякка   пирамида кебек өеп, вертикаль грильдә әзерлиләр. Пешкәч, итне телемләп кисеп алалар.  Бу ысулны бездә дә кулланалар.

Көнчыгышта майонез һәм кетчуп урынына һәрвакыт йогырт соусы кулланыла. Ә ул күпкә файдалырак һәм тәмлерәк. Ларекта шаурманың шундый соуста әзерләнгәнен алырга тырышыгыз.

Шаурманың «тышкы кыяфәте»нә дә игътибар итегез. Ләвәше аксыл да, көйгән дә, эчлеге – әз дә, артык күп тә булмасын. Бу билгеләр аның сыйфатсызлыгына ишарәли. Ә «ләвәше сырдан ясалган»  дип, купшы сүзләр белән «төреп» сатылганнарына  дә саграк карагыз.  Мондый очракларда камыр өчен сыр яки башка «тәмле әйбер» урынына химик тәмләткечләр генә кулланыла.

Һәм соңгысы. Арзанлысына кызыкмагыз. Беркем дә бәяне тикмәгә генә арзан куймый. Очсызлы ризык гадәттә искергән иттән яки бозыла башлаган яшелчәдән әзерләнә.

Шаурма пешерү остасы Усман Арилов рецепты

Кирәк булачак: 1 кап юка ләвәш, 180 грамм  тавык филесы, 100 грамм кәбестә, 1 тозлы кыяр, 1 помидор, 2 аш кашыгы кетчуп яки томат пастасы, 2 аш кашыгы майонез, кыздыру өчен үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч.

Кәбестәне салам рәвешендә юка гына турыйбыз. Бераз тоз өстәп, болгатабыз. Кыярны ваклап шакмаклап турыйбыз. Суланып, ләвәшне йомшартмасын өчен помидорны орлыкларыннан чистартабыз һәм боҗралап турыйбыз. Һәр боҗраны дүрткә бүләбез. Соус ясау өчен майонезга кетчуп кушып, борыч сибәбез һәм болгатабыз. Тавык филесын юып, тизрәк кызсын өчен, уртасыннан ярып җибәрәбез (күбәләк рәвешен ала).

Табага үсемлек мае салып, тавык итенең ике ягын да 7шәр минут кыздырып алабыз. Суынгач, итне 1–1,5 см калынлыкта телемләп турыйбыз.

Шаурманы ясау. Ләвәш уртасына кәбестә, кыяр һәм томат кисәкләрен катламлап  урнаштырабыз.  Өстенә тавык ите тезеп, соус агызабыз. Ләвәшкә сеңмәсен өчен, соуска бер-ике кашык яшелчә катнашмасы өстибез. Ләвәшнең кырыйларын эчкә бөкләп,  рулет рәвешендә төрәбез.


Фикер өстәү