Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2023 нче елга ял көннәре календарен бастырып чыгарды

2023 елда Яңа ел бәйрәмнәре тугыз көн – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр булачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Telegram-каналында хәбәр ителгән, дип яза “РИА Новости”. Анда әйтелгәнчә, ведомство ял көннәрен күчерү турында проект әзерләгән.

Министрлык 2023 елга ял көннәренең тулы календарен бастырып чыгарган. Яңа ел каникулыннан тыш, февральдә 4 көнлек ял булачак. Май бәйрәмнәрендә башта өч көн ял иткәннән соң, 4 көн эшләп, тагын дүрт көн ял итәчәкбез.

“Яңа ел бәйрәмнәре тугыз көн дәвам итәчәк – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр. 2022 елда 31 декабрьнең шимбәгә туры килүен исәпкә алып, бу көнне дә ял булачак”, – диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү