Газетага язылу

Диетолог канда шикәр күләменең күпмегә күтәрелергә мөмкин булуын аңлатты

Сәламәт кешенең канында шикәр микъдары 1 литрга 3,3-6 ммоль булырга мөмкин.

Диетолог Павел Баранов “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Ач карынга кандагы нормаль глюкоза 3,3-6 ммоль чикләрендә тирбәлергә тиеш”, –  дигән ул. Табиб әйтүенчә, Россиянең клиник рекомендацияләре нигезендә билгеләнгән норма бу.

Кандагы шикәр күләме 3,3 ммольдән кимрәк булса – гипогликемия диагнозы куела, 6дан зуррак булса – гипергликемия, ягъни кандагы шикәр микъдары югары булуны аңлата. Белгеч әйтүенчә, кан анализы берничә сәбәп буенча, шул исәптән, кеше борчылса, төгәл булып чыкмаска мөмкин.

“Стресс сәбәпле организмга адреналин һәм кортизол бүленеп чыга, алар исә глюкоза артуга китерә”, – дип аңлаткан Баранов. Шуңа күрә белгеч кандагы шикәр микъдары югары булып чыккан очракта, ялгыш диагноз куймасыннар өчен, канда соңгы 3 айдагы уртача глюкоза микъдарын билгеләү мөмкинлеге биргән анализ тапшырырга киңәш иткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре