Юрий Шатунов үлеме алдыннан арыганлыктан зарланган

Ике ай эчендә артист 16 концертта чыгыш ясаган.

Соңгы вакытта «Ласковый май» төркеме солисты Юрий Шатунов хәле китүдән һәм арыганлыктан зарланган. Ике ай эчендә артист 16 концертта чыгыш ясаган. Шатуновның соңгы концерты Подольскида 20 июнь көнне булган. Җырлар арасындагы пауза вакытында ул «Бераз ял итәргә кирәк, картлык — шатлык түгел», — дип шаярткан.

Продюсер Иосиф Пригожин популяр артистның үлеменә аңлатма биргән. Аның сүзләренә караганда, Шатунов җырлары 1988 елдан бирле яңгырый, ул 34 ел популяр булган. Балалар йортыннан чыккан малайның озак еллар тамашачы мәхәббәтен яулавы күп нәрсә турында сөйли, дигән ул. Пригожин Шатуновны мәдәни фигура дип саный.

Җырчы Лолита Милявская, 48 яшь булуга карамастан, Шатуновны мәңгелек малай дип атый. Аның белән бер чор китте, ди ул. Милявская артист бик мөлаем кеше иде, аны хезмәттәшләре хөрмәт итте, дип өстәгән. Җырчы Шатуновның үлеменә ышана алмавын, ниндидер шаярту гына дип уйлавын әйткән, тик дуслары мәгълүматны раслаган.


Фикер өстәү