Авыл хәлләре. Кыярны кем ашаган?

Кибетләрдә ел әйләнәсе яшел кыяр өзелмәсә дә, килешәсездер, үз бакчаңда, үз теплицаңда өлгергән беренче кыярны һәркем сабыйларча көтеп ала. Аның тәме дә башка кебек. Безнең үзебездә элеккедән калган гадәт: беренче кыярны бүлеп авыз итәбез. Бала чакта әле такмазасын да әйтә идек: «Иске авыз, яңа аш, чирем-чорым, миннән кач!» Авырулар китәсенә ышанып әйтә идек. Әле бит ул чакта хәзерге кебек кибеттә өелеп тормый, кыяр вакыты бер генә. Анда да әби мәрхүмә, орлыкка дип, беренче кыярларны ашамаска куша, билге – кечкенә ак чүпрәк кисәге бәйләгән таякчык кадап куя. Безме соң инде сабыр итә торган! Ул таякчыкларны икенче урынга күчереп куя идек тә… Хәер, сүзем бит балачак шуклыклары, кыярлары турында түгел.

Быел яз соңга калып килсә дә, унлап төп кыяр җылытылмаган теплицада да ничектер салкыннарга бирешми әйбәт кенә үсте. Кыярларын ашый башлаганга да шактый инде. Үзебез генә дә түгел, быел теплицага бер «кунак» та ияләште. Гадәттәгечә, беренче кыярны көн дә карап үстердек. Тагын аз гына үссен инде, барыбыз авыз итәрлек булсын, янәсе. Көннәрдән бер көнне әлеге кыяр юкка чыкты. Сабагында төбе һәм янәшәдәге җирдә туралган кисәкләр генә калган. «Берәр корт ашагандыр», – диде өйдәгеләр. Корт ашаганга түгел, тешләп, кимереп ашаганга охшаган, мин әйтәм (күңелгә сукыр тычкан түгелме икән дигән уй килде). Берничә көннән зурая башлаган ике кыярның сабакта төбе генә эленеп калды. Аннан тагын. Ваклары кала, нәкъ менә иң зурларына «бәйләнә» мәлгунь. Бер авылдашыма зарланган идем, «Күршегез Рәдифә дә кыярларны нәрсәдер ашый, бер кыяр ала алган юк дип әйтте», – ди.

Бөтен җиләк-җимешне күз ачып йомганчы юк итә торган миләш чыпчыклары «дус» безнең бакчалар белән. Кыярга да тотындылармы икәнни дисәк…

Бер көнне кич Рәдифә кергән: «Зур сары мәче сезнеке түгелме? Монда кереп кенә югалды. Телен ялый-ялый теплицадан чыгып килә. Кыярны шул мәче ашый икән бит… » «Безнеке түгел, бездә дә еш кунак ул», ­– дим. Эзли торгач, хуҗасын тапкан Рәдифә. Каршы як күршеләрнеке икән. «Кыяр гына түгел, чи бәрәңге дә ашый әле ул», – дигәннәр.

Авыл мәчесе дигәч, безнең күз алдына мыш-мыш килеп сөт ялый, ит-май ашый, сөяк кимерә торган мәче килә. Тик хәзер алар да шактый үзгәрде шул. Тәм-томны бик яраталар. Моннан күп еллар элек ул чакта Төмәндә яшәгән апамның малайлары пешкән кызыл чөгендер, тозлы кыяр, свежий колбаса гына ашый торган (ул чакта авылга колбаса кайтмый, Балтачтан алып кайтасы, теләсә ниндиен ашамый иде әле ул, әйбәтен бирегез дип сорап ала идем) песи баласына бөтен тирә-күрше аптыраган идек. Хәзер әнә саланыкылар да кимен куймый. Безнекеләр, мәсәлән, бишәүләп тезелешеп, көтү каршына чыга. Анда утыручы апаларның көнбагыш ашаганын белә. Инде алар да безнең песиләрнең симәнке корты икәнен белә. Лапас ишегеннән күренүгә, килегез, әйдә, дип чакырып сыйлыйлар. Бирмәсәләр, сорап та ала мәчеләребез. Тик безнекеләр әдәплерәк, теге сары мәче күк сорамый гына, шыпырт кына ашап качмый…

Гөлсинә Хәбибуллина   


Фикер өстәү