32 яшьлек хатын-кыз ике баласын 16 нчы каттан ыргыткан һәм үзенә кул салып, сикергән

Фаҗига, кичә, Волгоградның Дзержинский районы Тарихи урамында урнашкан торак йортларның берсендә була.

Әнисе 6 һәм 7 яшьлек балаларны 16 каттан тәрәзәдән ыргыта. Аннары үз-үзенә кул сала.

Фаҗиганең шаһитлары социаль челтәрләрдә видеолар урнаштырган:

— Мин бу йортта яшим. Аста, мәетләр төшкән җирдә кан эзләре, — ди ул.

Җирле гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, 32 яшьлек хатын ире белән талашканнан соң шундый адымга барган. Тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү