Табиблар хатын-кызларда бил авыртуның нинди куркыныч авыру турында кисәтергә мөмкин булуын аңлаткан

Беренче каналда “Жить здорово!” тапшыруын алып баручы табиблар Елена Малышева һәм Дмитрий Шубин хатын-кызларда бил авыртуның күкәйлектә шеш булу куркынычы турында сөйләвен аңлаткан.

Билнең тартып авыртуы шуны күрсәтергә мөмкин, дигән табиблар. Алар үзләрендә мондый билгеләрне сизгән хатын-кызларга кичекмәстән табибка күренергә һәм тикшеренү узарга киңәш иткән. Ә менә халык ысуллары – билге җылыту, аңа ни дә булса сылау бу очракта һич ярамый ярамый икән.
“Гомумән, ялкынсынулар вакытында билне җылытырга ярамый. Бигрәк тә – яман шеш булганда. Бу кан әйләнешен яхшыртуга китерә. Ә мондый очракта яман шеш тизрәк үсә һәм метастазлар җибәрә башлый”, – дип аңлаткан доктор Шубин.


Фикер өстәү