Танылган Россия халык артисты вафат

Актер Сергей Сосновский вафат булган. Бу хакта Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Сосновский якшәмбе көнне, 3 июльдә, 67 яшендә каты авырудан соң вафат була.

Ул Слонов исемендәге Саратов театр училищесын тәмамлаган, ә 2004 елда МХТ труппасына эшкә алына.

Сосновский Россиянең халык артисты була. Актер «Господа Головлевы», «Апостол», «Одесса» фильмнары һәм «Кухня», «Троцкий», «Метод» кебек сериаллардагы рольләре белән танылды.


Фикер өстәү