Таксига утырганнан соң югалган йөкле кызны үле килеш тапканнар

Таксида барганнан соң югалган 21 яшьлек йөкле Виктория Гущинаны Түбән Новгородта үле килеш табалар. Бу хакта NN.ru пориалы хәбәр итә.

Кыз 5 июльдә Кстово шәһәрендә югалган. Туганнары сөйләвенчә, юкка чыккан көнне ул балалар бакчасында эштән бераз иртәрәк киткән, кара седанга утырып китүе билгеле.

Аны берничә көн эзләгәннәр. Соңрак Ржавка авылы юл читендә (ул кайтып җитәргә тиешле урыныннан 15 километр ераклыкта) телефоны табыла. Аның бер сим-картасы булмый.

Бәхетсезнең тәнендә көч кулланып үлем билгеләре табыла. Җинаять эше кузгатылган.

Полиция йөкле кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Ул Гущинаның элеккеге егете.


Фикер өстәү