Татарстанда бал кортларының күпләп үлүе теркәлгән

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәт районының Кузайкино авылы янында күпләп бал кортлары үлгән.

Әлеге факт буенча Россельхознадзорның җир күзәтчелеге бүлегенең инспекторлары кырларда тикшерү уздыра. Алар химик эшкәртүгә дучар булган үсемлекләрнең пробалар алган.

Шулай ук ведомство профилактик әңгәмә үткәргән. Аның барышында пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында фикер алышынды.


Фикер өстәү