Бүген иртән 4 кызны бәрдереп үтергән 23 яшьлек егет: "Кылган гамәлләрем өчен үкенәм"

Бүген иртән Башкортостанның Бакалы районында «Audi A5» машинасы йөртүчесе дүрт кызны бәрдерә. Кызларның икесенә 19, калганнарына – 18 һәм 16 яшь булган. Алар ашыгч ярдәм килгәнче һәлак була.

"Мин юл-транспорт һәлакәте урынында булдым. Кызлар кафедан чыгып нибары 60 метр гына узган булган. Машина йөртүче сүзләренә караганда, һәлакәт вакытында транспорт чарасының тизлеге якынча сәгатенә 110 км тәшкил иткән", – дип билгеләп үтте Төбәк автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов.
Билгеле булганча, шофер һәлакәт вакытында исерек хәлдә булган. Ир-ат ни өчен рульгә утыруын аңлата алмый.

"Бу факт буенча аңлатма бирүдән баш тартам. Кылган гамәлләрем өчен үкенәм" дигән егет.

 

фото: kazanfirst.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре