Газетага язылу

Аромапсихология серләре: исләр кеше психикасына йогынты ясый

Сезне дә яңа пешкән ипи исе балачакка алып кайтамы? Ә печән исе? Медицина препаратларына хас булган исне сез дә яратмыйсыздыр? Уйланганыгыз бармы икән: көндәлек тормышта еш очрый торган исләр ничек шундый көчкә ия икән? Баксаң, моны өйрәнә торган өлкә дә бар. Ул да булса – аромапсихология.

Аромапсихология серләре: исләр кеше психикасына йогынты ясый
ru.pinterest.com

Сәламәтлекне һәм кәефне яхшырту өчен хуш исләр куллану тарихы меңләгән еллар белән исәпләнә. Әйтик, борынгы Мисыр, Греция һәм Римда да хуш исле майлар дини йолаларда, медицинада һәм косметологиядә кулланылган. Әйтик, Мисыр халкы исләрнең Аллалар белән элемтәгә керүенә һәм авыруларны дәваларга ярдәм итә алуына ышанган.

Галимнәр исләрнең кеше психикасына йогынтысын XX гасыр уртасыннан өйрәнә башлаган. Бу өлкә бүген психология, нейробиология һәм химия белемнәрен берләштерә.

Сере нидә?

Исләр сизү системасы тарафыннан кабул ителә. Ә ул исә баш миенең лимбик – хис-кичерешләр, хәтер һәм үз-үзеңне тоту өчен җавап бирә торган өлкәгә бәйле системасына тыгыз бәйләнгән. Теге яисә бу ис, борынга эләккәч, баш миенә сигналлар җибәрә. Ә бу сигналлар төрледән-төрле хис-кичерешләр һәм хәтта организмда физик үзгәрешләр дә китереп чыгарырга мөмкин.

Әйтик, лаванда исе безне тынычландыра. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ул кортизол – стресс гормонын киметә икән. Ә мәсәлән, лимон һәм әфлисун кебек цитрусларның хуш исләре серотонин – «бәхет» гормонын арттырып, кәефне яхшыртырга мөмкин.

Хәтергә ничек бәйле?

Ә инде исләрнең төрле хатирәләр уятуын менә ничек аңлаталар: ис сизү системасы баш миендәге хәтер өчен җаваплы өлкәләренә тыгыз бәйләнгән. Бу күренеш француз язучысы Марсель Пруст хөрмәтенә «Пруст эффекты» дип атала. Ул печенье белән эчкән чәй тәме балачагы турында истәлекләр уятуын тасвирлаган булган.

Исләр хәтта үз-үзебезне тотышыбызга һәм карарлар кабул итүгә дә йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, тикшеренүләр күрсәткәнчә, ваниль исе ышаныч хисен арттырырга мөмкин. Моны тәҗрибә юлы белән сынап та караганнар: ваниль исе килгән бүлмәдә утыручы хезмәттәшләр бер-берсе белән якынрак аралашкан, бер-берсенә ярдәмләшкән.

Кайсы ис нинди йогынты ясый?

Бөтнек исе баш мие эшчәнлеген яхшырта, кешене уятып җибәрә. Аны еш кына эш урыннарында файдаланалар. Ул шулай ук баш авыртуны баса.

Лимон исе – чисталык һәм сафлык билгесе. Ул шулай ук кәефне күтәрә, арыганлык хисен киметә. Лимон исе дә офислар өчен бер дигән. Ул стресс дәрәҗәсен дә киметә.

Роза исе – романтика һәм мәхәббәт билгесе. Ул да стрессны киметә, рухи халәтне яхшырта.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре