Газетага язылу

Ярты юлда калмасын

Соңгы вакытларда җибәрелгән акчаны банкның үзендә тоткарлап калу очраклары турында ишетергә туры килгәли.

Ярты юлда калмасын

Финанс белгече Әлфия Мөхәммәтова әйтүенчә, ел башыннан банкларга, мошенникларга каршы көрәшү өчен, клиентларының акча күчерүенә күз-колак булып торуны көчәйтү бурычы йөкләнгән. Финанс оешмасы акчаны түбәндәге очракларда тоткарларга мөмкин:

  • акча кайчандыр аферистларныкы булган смартфон аша күчерелсә (Россия Банкы мондый мәгълүматларны туплап бара);
  • клиентка хас булмаганча, зур күләмдә акча күчерелсә, һәм бу хәл берничә тапкыр кабатланса;
  • акчаны алырга тиешле кешегә җинаять эше ачылса;
  • клиентның смартфонында шикле гамәлләр теркәлсә. Мәсәлән, акча җибәрергә 48 сәгать кала онлайн банкында яки Дәүләт хезмәтләре порталында телефон номеры үзгәрсә;
  • клиент соңгы ярты елда бер тапкыр да «исенә төшермәгән» кешегә акча җибәрергә маташса (моңа кадәр ким дигәндә 24 сәгать кала үзенә СБП аша башка банктан 200 мең сумнан артыграк күчергән очракта).

Банк акчаның күчерелмичә калуы турында шундук хәбәр итә. Берочтан акча күчерүне киләсе көннән дә соңга калмыйча расларга яки кабат җибәрергә мөмкин булуы турында аңлата.

Акча күчерүне раслаган очракта, банк аны күчерә. Расланмаса, акча клиентның счетында кала. Ә инде акчаны алырга тиешле кеше Россия Банкының мошенниклык турында мәгълүматлар базасына кертелсә, банк клиент ризалыгы белән дә күчермәячәк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре