Ялларга һәм киләсе атна башына һава торышын фаразладылар

Татарстанда кабат +32 градуска кадәр эсселек көтелә, шулай ук яшенле яңгырлар явуы да ихтимал. Һава торышы фаразын республиканың Гидрометеоүзәге хәбәр итте.

Бүген, 23 июльдә, алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә һаваның минималь температурасы +11дән +16га кадәр. Көндез +30га кадәр булыр дип көтелә.

Якшәмбе, 24 июльдә, һава торышында әллә ни үзгәрешләр көтелми. Төнлә + 12дән +17гә кадәр, көндез һава +31 градуска кадәр җылыначак.

Дүшәмбе, 25 июльдә, көндез яшенле яңгырлар явачак. Җил көчле – тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез +32 градус җылы булыр дип көтелә.


Фикер өстәү