Татарстанда мәетне алып килгәнче казылган каберне күмеп киткәннәр

Чистай зиратында башка сыймаслык хәл булган. Мәетне алып килгәнче билгесез кешеләр казып куелган каберне күмеп киткәннәр. Бу хакта «Чистополь-информ» хәбәр итә.

Гомере буе табиб булып эшләгән вафат ханымның бертуган абыйсы сүзләренчә, каберне ритуаль хезмәт аша казытканнар. Ул алдан Серафимов зиратына килеп, кабернең казылган булуын күреп киткән. Тик күпмедер вакыттан соң мәетне җирләргә килгәч, кабернең күмелгән булганын күреп шаккаталар.

Мәрхүмә хатын районда хөрмәтле кеше булган, дошманнары да булмаган.

Кабер казуны оештырган ритуаль хезмәт башкаручы оешмада да әлеге хәлгә төгәл аңлатма бирә алмаганнар. Зиратта каберне кабат казырга туры килгән, әмма бушка түгел.

 


Фикер өстәү