Татарстанда бишенче көн яшүсмер кызны эзлиләр

Яшел Үзәндә 16 яшьлек кызны эзлиләр.

Кыз 21 июльдә югалган, хәзер аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.

Владиславаның буе чама белән 145 сантиметр, чәчләре саргылт, күзләре зәңгәр.

Өстендә кызыллы зәңгәрле куртка, зәңгәр футболка, джинсы булган.

Кызны күрүче булса 8 (800) 700-54-52 номерына шалтыратуларын сорыйлар.


Фикер өстәү