Башкортстанның Күгәрчен районында машина Ык елгасына төшкән. Машина йөртүче йөзеп чыга алган, пассажир һәлак булган.
Күгәрчен районының Новопетровское авылында «Volkswagen Polo» автомобиле Ык елгасына төшкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1960 елда туган пассажир һәлак булган. Шофер йөзеп чыккан.
Вакыйга урынында Башкортостан буенча Россия ГТХМ Баш идаресе хезмәткәрләре, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре эшләгән.