Татарстанның иң яхшы югары уку йортларын атаганнар

Казан Федераль (Идел буе) университеты, абитуриентлар һәм ата-аналар исәпләвенчә, Татарстанның иң яхшы югары уку йорты. КФУ аларның фикеренә нигезләнеп төзелгән рейтингта беренче урынга чыккан.

Сораштыруда катнашучылар искәртеп үткәнчә, иң алдынгы, республикада гына түгел, аннан читтә дә иң танылган вуз бу. Республиканың югары уку йортлары буенча үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре «ПромРейтинг» агентлыгы сайтына урнаштырылган. Шулай ук Казан дәүләт медицина университеты, архитектура-төзелеш университеты (КИСИ), КНИТУ-КАИ һәм Иннополис университеты да лидерлар исемлегенә кергән. Ә инде  социаль мәгариф академиясе (КСЮИ), ТИСБИ, Казан дәүләт мәдәният институты, Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты кебек вузлар «тиешенчә бәяләнеп җитмәгән уку йортлары» категориясендә лидерлар исәбенә кергән.

Казанныкы булмаган вузлар арасында Әлмәт дәүләт нефть институты (АГНИ), Чаллы дәүләт педагогика университеты (НГПУ), Кама сәнгать һәм дизайн институты (КИИД) иң яхшылары сыйфатында билгеләп үтелгән.


Фикер өстәү