Татарстанда 6 мең дуңгызны юк иткәннәр

Татарстанда Африка дуңгыз чумасын йоктыруның җиде чыганагы ачыкланган. Мәсәлән, Спас, Мамадыш һәм Югары Ослан районнарында вазгыять уңай түгел. Монда инде 6 мең дуңгызны юк иткәннәр. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанның бөтен территориясе дуңгызларда африка чумасы таралу куркынычы астында.


Фикер өстәү