Автомобильне бензиннан газга күчерү чыгымын каплау өчен субсидия күләме арткан

Россия Хөкүмәте автомобильне бензиннан газга күчерү чыгымын каплауга субсидия күләмен арттырган. Хәзер машина хуҗасына бу максатка тотылган акчасының 24 проценты түгел, ә 48 проценты кире кайтарылачак.

Әлеге мәсьәлә «Энергетиканы үстерү» дәүләт программасы кысасында хәл ителә. Шулай итеп, транспорт өчен ягулык буларак кулланыла торган табигый газ (метан) күләмен, арттырып, 2024 ел азагына 2,7 миллиард кубометрга җиткерү күздә тотыла.

Хөкүмәттә күздә тотылганча, субсидияне арттыру әлеге ягулык төренә ихтыяҗны үстерүгә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү