Белгеч ялгыз пенсионерларга пенсиягә нинди өстәмә түләүләр каралганын аңлатты

– Мин – Казанда яшәүче 79 яшьлек ялгыз карчык. Ирем күптән вафат, балаларым юк. Минем 41,5 еллык хезмәт стажым бар. Бүген картлык буенча 22 мең 793 сум пенсия алам. Ялгыз пенсионерларга пенсиягә өстәмә түләү каралган дип ишеткән идем. Бу – дөрес сүзме? Минем кебек ялгыз пенсионерларга нинди ташламалар каралган, аңлатып китмәссезме?

Наилә Вәлиева. Казан

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге:

– Кызганыч, 80 яше тулмаган ялгыз пенсионерларга бернинди өстәмә тәүләүләр дә каралмаган. 80 яшегез тулгач, сез өлкән кешене тәрбияләгән өчен каралган 1200 сум компенсацияне рәсмиләштерә аласыз. Закон нигезендә, аны рәсми рәвештә эшләмәүче башка кеше рәсмиләштерергә тиеш. Ул кешенең сезнең туганыгыз булу-булмавы, бергә яшәү-яшәмәвегез дә мөһим түгел.


Фикер өстәү