Нурлат районында бер яшь ярымлык бала бакчада су салынган савытта батып үлгән

Нурлат районында 1,5 яшьлек бала су салынган комбайн тәгәрмәчендә батып үлгән.

Тикшерү версиясе буенча, ике баласы белән әнисе туганнарына кунакка килгән. Өлкәннәр өйдә була, ә балалар ишегалдында уйный. Әнисе балаларны карарга чыккач кечкенә баласының су салынган комбайн тәгәрмәчендә күреп ала. Бала үле була. Комбайн тәгәрмәчендәге су яшелчәләргә су сибү өчен кулланыла торган була.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганың сәбәпләре һәм шартлар ачыклана, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе.


Фикер өстәү