Алма белән әфлисун джемы ясау ЫСУЛЫ

Рәмзия Әхмәдуллина рецепты

Кирәк: 3 кг алма, 4 данә әфлисун, 3 кг шикәр комы. Алмаларны юып, эчен алып, сулы кәстрүлгә салып пешерергә куябыз. Алмалар тулысынча эреп беткәнче пешерәбез. Шуның өстенә иттарткычның вак тишегеннән чыгарылган әфлисун белән шикәр комын өстәп, кайнатуны дәвам итәбез. Гел болгаткалап торып, 15–20 минут пешерәбез. Сүндереп, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйбыз. Бик тәмле чыга. Аз гына крахмал өстәп, пирог эчлеге итеп тә кулланып була.


Фикер өстәү