Владимир Путин ел азагына инфляциянең кимиячәген вәгъдә иткән

Хәзерге вакытта Россиядә инфляция 14% тәшкил итә. Аның кимүенә өметләнәбез. Ел азагына кадәр бу күрсәткеч 12%ка калырга тиеш. Ил Президенты Владимир Путин Көнчыгыш икътисади форумындагы чыгышында шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, киләсе елда инфляция максатчан күрсәткечкә – 4%ка якынаячак: беренче һәм икенче кварталда 5-6 % булачак. Шул ук вакытта Владимир Путин Көнбатышны глобаль инфляциягә шартлар тудыруда гаепләгән. Аның әйтүенчә, АКШта бәяләр үсеше, күпьеллык максимумнан артып, 8,5%ка җиткән. Президент соңгы айларда Россиядә инфляциянең кимүен, ә Көнбатыш илләрендә, киресенчә, артуын аерым басым ясап әйткән.


Фикер өстәү