«Йөрәкләрегез үле бит!»

Ибраһим ибн Әдһәм Басра шәһәренең урамнарыннан барган вакытта, Басрада яшәүче кешеләр җыелып, хәзрәттән:

– Әй, хәзрәт, Аллаһы Тәгалә үзенең китабында: «Сез Миннән сорагыз, Мин догаларыгызга җавап кайтарырмын», – дип әйткән. Ни булды икән безгә? Без Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз, әмма ул безгә җавап бирми. Нигә догаларыбыз кабул булмый икән? – дип сораганнар.

Ибраһим ибн Әдһәм исә:

– Ничек Аллаһы Тәгалә догаларыгызга җавап бирсен? Сезнең күңелләрегез, йөрәкләрегез үле бит. Күңелләрегезнең, йөрәкләрегезнең үлүендә ун төрле сәбәп бар. Беренчесе, без Аллаһы Тәгаләгә иман китердек, аны таныдык, дип әйтәсез. Коръәнне бик матур итеп укыйсыз, әмма Коръән өйрәткәнчә эшләмисез. Аллаһының илчесе Мөхәммәтне (с.г.в.) сөябез, хөрмәт итәбез, дип әйтәсез, әмма ул күрсәткән юлдан бармыйсыз. Шайтан – безнең дошманыбыз, дип сөйлисез, әмма эшләгән эшләрегезгә карасаң, аны үзегезгә дус күрәсез. Җәннәткә керергә телибез, дисез, әмма анда эләгер өчен бернинди тырышлык куймыйсыз. Җәһәннәм утыннан котылырга кирәк, дип кычкырасыз, әмма үзегез анда илтә торган юллардан йөрисез. Үлем тиздән килер, безне алып китәр, дип сөйләгән буласыз, әмма ул үлемгә бер дә әзерләнмисез. Кешеләрне тикшереп, гомерегезне уздырасыз, әмма үзегезнең кимчелекләр чокырына төшеп батканыгызны сизмисез дә. Сезнең арагызда үлгән кешеләрне, кабергә илтеп, күмеп куясыз, әмма шуннан гыйбрәт ала белмисез. Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен иртә, кич ашап торасыз, бар өстенә «юк», дисез, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтә белмисез. Әй, Басрада яшәүче кешеләр, сез бит тере булып күренсәгез дә, Аллаһы Тәгалә каршысында мәетләр кебек яшисез. Мәетләр Аллаһы Тәгаләдән нәрсә сорый алсыннар? Берәр әйбер сорасалар да, Аллаһы Тәгалә мәетләргә ничек җавап бирсен?! Догагызның кабул булуын теләсәгез, күңелләрегезне терелтеп, мәет булудан үзегезне коткарыгыз, – дип җавап кайтарган.

 

Фото: https://www.nur.kz/


Фикер өстәү