Көзен һәм кышын нинди продуктларның файдалы булуын аңлатканнар

Табиб-педиатр Мәрьям Сәйфуллина Мәскәү өлкәсенең төбәк мәгълүмат агентлыгы (РИАМО) хәбәрчесенә көзен һәм кышын сәламәтлекне ныгыту өчен яшел алма, суган кыягының бик файдалы булуы турында сөйләгән.

“Бу чорда организмда D витамины микъдарын үлчәргә, җитәрлек дәрәҗәдә түгеллеге ачыкланса – D витаминын эчәргә тырышыгыз”, – дип билгеләп үткән табиб. Моннан тыш ул В төркеменә керүче витаминнарга да тукталып үткән. Аерым алганда, Сәйфуллина B6 һәм B12 витаминының иммунитетны ныгыту, кан әйләнешен яхшырту өчен кирәк булуын искәрткән. “Бу витаминнарны азык өстәмәсе рәвешендә кулланырга, шулай ук аларның “келәте” булып торучы яшел төстәге продуктлар – яшел алма, суган кыягы, петрушка, укроп ашарга кирәк”, – дип өстәгән табиб.


Фикер өстәү