Мобилизация чорында тәүлек әйләнәсендә махсус «кайнар линия» эшли

Татарстан прокуратурасында өлешчә мобилизация чорында хәрби хезмәткә чакыру өлкәсендәге мәсьәләләр буенча тәүлек әйләнәсендә махсус «кайнар линия» эшли башлаган.

Үзегезне борчыган сорауларны 8 (843) 291-19-25 (мөрәҗәгатьләрне кабул итү төркеме), 8 (843) 291-18-81 (дежур прокурор) телефоннары аша эш көннәрендә 9.00–18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә – 18.00–9.00 сәгатькәчә бирергә мөмкин. Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, барлык мөрәҗәгатьләр каралып, тиешле чаралар күреләчәк.

Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин Иминлек советы утырышында өлешчә мобилизация вакытындагы барлык ялгышлыкларны төзәтүне, алга таба хаталанмауны таләп иткән. «Хәрби тәҗрибәгә ия булучылар чакырыла. Бу таләп  тайпылышсыз үтәлергә тиеш», – дип искә төшергән Президент. Аның әйтүенчә, һәрбер очракны тикшереп, ялгыш мобилизацияләнүчеләрнең һәммәсен кире өйләренә кайтарырга кирәк.


Фикер өстәү