Танылган актриса авыл юлында бер җәяүлене бәрдереп үтергән

Актриса Анна Большова Калуга өлкәсендә бер хатын-кызны машина белән бәрдергән, дип яза Baza телеграм каналы.

Канал мәгълүматлары буенча, һәлакәт 14 октябрьдә килеп чыккан. Большова үзенең «Ауди» машинасында барган, исерек булмаган. Авариядән соң ул үзе полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырган.

Төбәкнең ЮХИДИ матбугат хезмәтендә актрисаның караңгыда җәяүлене күрмәвен әйткәннәр. Юл-транспорт һәлакәте яктыртылмаган авыл юлында булган. Зыян күрүче ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.


Фикер өстәү