Татарстан Хөкүмәте мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чараларын раслаган

Татарстан Хөкүмәте мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чараларын раслаган. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Иң элек баласы туган гаиләләргә нарасый өчен кирәк-ярак тутырылган бүләк җыелмалары тапшырылачак. Бүләк, керемгә бәясез рәвештә, гаиләләрнең барысына да биреләчәк.

Гаиләдәге пенсионерлар санаторий-курортка юлламалар белән беренче чиратта тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш өлкәннәргә, I һәм II төркем инвалидларга өйдә социаль хезмәтләр бушлай күрсәтеләчәк. Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре әгъзаларына өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга, психик тайпылышлары булган кешеләр өчен интернат-йортларга, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәкләренә кабул итүдә өстенлекле хокуклар биреләчәк.

Мобилизацияләнүчеләр гаиләләрендә дәүләт һөнәри уку йортларында көндез белем алучы студентлар көненә – бер тапкыр, мәктәп укучылары – ике тапкыр (иртәнге һәм төшке аш) кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Моннан тыш 7-17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ял итү өчен беренче чиратта юллама белән тәэмин ителүгә хокук биреләчәк.


Фикер өстәү