Петербург һәм Мәскәү аэропортларында иң югары дәрәҗәдә теракт куркынычы режимы кертелгән

Пассажирларга тикшерү пунктларында чиратлар җыелуга алдан ук әзер булып тору киңәш ителгән.

10 ноябрьдән Мәскәү һәм Санкт-Петербург аэропортларында, беренче тапкыр буларак, иң югары – өченче дәрәҗәдә теракт куркынычы кертелгән. Бу хакта “Известия” “Ространснадзор”ның авиакомпанияләр һәм аэропортларга юлланган хатына таянып хәбәр итә.
Ведомство авиапредприятиеләргә куркыныч хәлләргә юл куймаслык дәрәҗәдә өстәмә чаралар күрүне тәкъдим иткән. Шуны истә тотып, Шереметьево территориясенең буеннан-буена бетон блоклар урнаштырылган, ә Пулковода самолетка утыру өчен чыкканда тикшерү кертелгән.

Пассажирларга тикшерү пунктларында чиратлар җыелуга алдан ук әзер булып тору киңәш ителгән. Рейска соңга калмас өчен аэропортка алданрак килергә кирәк, ди белгечләр.


Фикер өстәү